ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Лениногорск районының «Исток-башлангычта» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары «Георгий тасмасы 2023» патриотик акциясенә кушылды.

4 майда Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан хәрби - патриотик акция үткәрелде. Әлеге чарада 12 социаль хезмәт алучы катнашты.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Россиянең төбәк транспорты базарында әйдәп баручы уенчыларның берсе булган «РусЛайн» авиакомпаниясе традицион рәвештә рәхмәт акциясе үткәрә. Авиакомпаниянең* маршрут челтәренең теләсә кайсы юнәлешенә 100% ташлама белән билетларны Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары, аларга тиңләштерелгән затлар, концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары һәм барлык бу категория пассажирларны озата баручылар сатып ала алачак.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

5 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

28-30 апрельдә Азнакай шәһәрендә 2015 елгы егетләр арасында хоккей буенча «Ледовый бой» муниципаль турниры узды.Ярышларда 6 команда катнашты: «Нефтче-2015» (Лениногорск шәһәре), Девон (Баулы шәһәре), Азнакай Соколы (Азнакай шәһәре), Азнакай Соколы-2014 (Азнакай шәһәре), Чаллы (Чаллы шәһәре), Арслан (Бөгелмә шәһәре) хоккей командалары.

Язгы-җәйге чорда чүп-чар яндырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм тиеш булмаган урыннарда учаклар ягу аркасында янгын чыгу ихтималы кискен арта. Урман янгыннарының күбесе сүндерелмәгән учаклардан килеп чыга.

Ветераннарны 9 Май бәйрәме алдыннан шәһәребез укучыларының өйләренә барып котлавы матур традициягә әйләнде.  

2023 елның 3 апрелендә муниципаль район Башкарма комитетының архив бүлегенә Лениногорск шәһәренең 29 нчы балалар бакчасы балалары килде.


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 4 майда болытлы, урыны белән бераз яңгыр явачак.

Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк - көнбатышка 5 -10 м/с  тизлектә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, эшкуарларның «Россия экспорт үзәге» АҖ (алга таба – «РЭЦ»АҖ) күргәзмәләрендә һәм эшлекле миссияләрендә катнашу өчен уникаль мөмкинлеге бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International