Хоккей буенча ярыш нәтиҗәләре

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

28-30 апрельдә Азнакай шәһәрендә 2015 елгы егетләр арасында хоккей буенча «Ледовый бой» муниципаль турниры узды.Ярышларда 6 команда катнашты: «Нефтче-2015» (Лениногорск шәһәре), Девон (Баулы шәһәре), Азнакай Соколы (Азнакай шәһәре), Азнакай Соколы-2014 (Азнакай шәһәре), Чаллы (Чаллы шәһәре), Арслан (Бөгелмә шәһәре) хоккей командалары.

«Нефтче 2015» командасы  3 урынны яулады, тренеры Плохов Сергей Иванович.

Турнирның беренче матчында «Нефтче-2015» командасының иң яхшы уенчысы дип Кошечкин Ярослав капкачы  танылды.

Егетләргә алга таба җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International