Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Геройга исемен кайтар" акциясенә кушылдылар

2023 елның 5 мае, җомга

4 майда Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан хәрби - патриотик акция үткәрелде. Әлеге чарада 12 социаль хезмәт алучы катнашты.

Акциянең максаты: катнашучыларда Бөек Ватан сугышы тарихына һәм аның геройларына карата горурлыгын һәм ихтирамлы мөнәсәбәтен формалаштыру.

Чара барышында катнашучылар тыл хезмәтчәннәренә котлау открыткалары ясадылар,  озын гомер, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим, дигән җылы сүзләр яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International