Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Язгы-җәйге чорда чүп-чар яндырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм тиеш булмаган урыннарда учаклар ягу аркасында янгын чыгу ихтималы кискен арта. Урман янгыннарының күбесе сүндерелмәгән учаклардан килеп чыга.

Учакларны җылы һәм җилле һава шартларында якмау яхшырак. Шулай да ихтыяҗ туа икән, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Учакларны махсус билгеләнгән урыннарда ягарга кирәк. Әгәр андый урын юк икән, аны елга һәм күл ярлары буйлап комлы һәм урман юлларында, карьерларда, иске учак өстендә, яшел үлән белән капланган чирәмлекләрдә һәм аланнарда әзерләргә мөмкин. Учак тирәсендә, киңлеге 0,5 м булган полосада, янырга һәм ут таралуга сәбәп булырга мөмкин булган бөтен нәрсәне алып атарга кирәк. Учак янында су, шулай ук яну таралу очрагына ялкынны сүндерү өчен чыбыклар булсын. 

Урманга барганда, тәмәке тарту куркыныч, бигрәк тә яшел үлән аз булган ылыслы үсентеләр тирәсендә. Шуңа күрә тәмәкене  махсус билгеләнгән урыннарда яки участокларда тарту яхшырак.

Урманда тәртип булу, үз-үзеңне аңлы тоту һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү урманнарны янгыннардан саклауның гарантиясе булып тора.

Янгын куркынычы янаган чорда тыела:

ачык уттан файдалану;

агач тирәсендә, урман аланнарында,  шулай ук басуларда,  коры үлән булган урыннарда учак ягу, тәмәке тарту.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Янгын чыкканын күрсәгез,  101, 101 яки 112 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International