Лениногорскның яшь армиячеләр хәрәкәте активистлары ветераннарны өйләренә барып котлады

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Ветераннарны 9 Май бәйрәме алдыннан шәһәребез укучыларының өйләренә барып котлавы матур традициягә әйләнде.  

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 2нче, 5нче, 6нчы, 10нчы мәктәп, 11нче гимназиянең  яшьармиячеләр хәрәкәте активистлары Лениногорск шәһәренең "Яшь армия"  координаторы Федянина Светлана Владимировна җитәкчелегендә  ветераннарның өйләрендә булдылар. Балалар котлау открыткалары тапшырдылар һәм рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Фотода: тыл хезмәтчәне Хәсәншин Рафис Рауф улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International