Лениногорск районында янгын чыккан, сәбәбе ачыклана

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

2023 елның 17 июнендә 10 сәгать 49 минутта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГУ ГПС ГПС ПСО 66 ПСЧ 11 часте элемтә пунктына (алга таба 66 ПСЧ) «Глонасс+112» системасы буенча Зәй-Каратай авылында  янгын чыгуы турында хәбәр килә. 

Янгын күзәтчелеге подразделениеләрен күршеләр каршы ала, алар йортның дача итеп кулланылуын, йорт эчендә беркем дә булмавын аңлаталар.

Янгын нәтиҗәсендә: йорт тулысынча янып беткән, гараж түбәсе янган. Янгынның гомуми мәйданы 74 кв. м тәшкил итә.

Янгынның беренчел сәбәбе ачыклана.

Хөрмәтле лениногорскилылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International