Тракторчы-машинистка имтиханны 26 кеше уңышлы тапшырды

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Лениногорск политехник колледжында үзйөрешле машина белән идарә итәргә өйрәнергә укыдылар.

Күптән түгел алардан имтихан алдылар. Үзйөрешле машиналарның А1, В, С, D, E, F категорияләре буенча сынау уздылар.

Имтихан теоретик һәм практик өлештән торды. Имтихан тапшыручылар юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр.
Имтиханга 29 кандидат гариза тапшырган, берсе килмәде. Аларның 26сы имтиханны уңышлы тапшырды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International