19 июньдә шәһәр урамнарында Халыкара "Әтиләр көне" н уздыру кысаларында «Логос" балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге белгече Диләрә Мортазина һәм волонтерлар ир-атлар арасында социаль сораштыру үткәрделәр. Сораштыруда 50 әти катнашкан. Әтиләргә балаларны тәрбияләүгә, уртак кызыксынуларга һәм тәрбияләүдәге проблемаларга кагылышлы сораулар бирелде.
Анкета күрсәткечләре күрсәткәнчә, бүген баланы тәрбияләүдә әтинең роле бик зур.Һәр гаиләдә әти белән бала арасында үз мөнәсәбәтләре барлыкка килә.
Шуны истә тотарга кирәк, тәрбияләүдә әтинең роле Иң мөһиме – әти, беренче чиратта бала өчен дус, укытучы булып тора. Иң мөһиме-әтиләр һәм балалар арасындагы үзара аңлашу. Ата-ананың дөрес, акыллы мәхәббәте балага үз сәләтләрен ачарга, җәмгыятьтә үз урынын табарга, шәхес булырга ярдәм итә.