Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм тышкы рекламаның иң эре цифрлы операторы Gallery (МЕДИА1 составына керә) «Минем бизнес» үзәкләре базасында «Рубльдән реклама» уртак программасын башлап җибәрде, аның кысаларында эшмәкәрләр цифрлы экраннарда рекламаны гадиләштереп эшли алачак.
30 июльдә Питрәч наратлыгында 7 нче тапкыр «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак. Быел фестиваль милли мәдәният һәм традицияләр елына багышлана, шуңа күрә чарада район территориясендә яшәүче халыкларның милли колоритына басым ясалачак.
Фельдшер-акушерлык пунктын төзү халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатыннан "Мәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Модульле ФАП авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен барысын да күздә тоткан иркен бинадан гыйбарәт булачак.
Лениногорск районындагы СФР клиентлар хезмәте йөкле хатыннарга бердәм пособиегә гариза биргәндә медицина оешмасында йөклелекнең 12 атнасыннан да соңга калмыйча исәпкә басарга кирәклеген искәртә.
18 июльдә «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан «Яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу тәртибе» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Лениногорск районындагы клиентлар хезмәте 400 күп балалы хатын-кызга вакытыннан алда пенсия түли.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 19 июльдә болытлы һава торышы көтелә.
Кыска вакытлы яңгыр, төнлә урыны белән. Көндез һәм кич белән аерым районнарда яшенле яңгырлар.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
19 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
2023 елда Россиядә Профессионалитет федераль проекты кысаларында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте старт алды. 300дән артык конкурсант һөнәри осталык буенча «Профессионаллар»чемпионатының сайлап алу ярышларында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясый. Лениногорск политехник көллияте укучылары республика командасының приз фондына үз өлешләрен керттеләр.
17 июльдә Россиядә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Лениногорск үзәк китапханәсе китапханәләрендә төрле пландагы интерактив, танып белү, уен программалары оештырыла.