ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 18 июльдә аязучан болытлы булыр дип көтелә.
Төнлә кыска вакытлы яңгыр. Көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен.
"Лениногорск РҮХ" ДАССОның актлар залында киңәшмә узды, анда Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Әмиров, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, социаль оешмалар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Мәктәп укучыларының иң яраткан һәм һәрвакыт көтеп алган вакыты - җәйге каникуллар. Кагыйдә буларак, бу чорда күп вакыт балалар үзләре генә була. Өлкәннәргә баланың каникул вакытында ничек ял итүе, әти-әниләре өйдә булмаганда алар белән килеп чыгарга мөмкин булган төрле экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатуы мөһим.
Ата-аналар өчен:
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
17 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 15 июльдә болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.
14 июльдә Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен «Нур» студиясенең «Кар королевасы: SNOW буыны»спектаклен күрсәтте.
Бүгенге көндә дүрт меңнән артык Лениногорск баласына карата пособие билгеләнгән. Аларның 65 процентына пособиенең максималь күләмен билгеләгән.
Лениногорскида 17 июльдә иртәнге 6.00 сәгатьтә "Татнефть " ААҖнең коммуналь техникасы шәһәрнең үзәк урамнарын юачаклар. Эшләр 18 июльдә иртәнге 4.00 гә кадәр дәвам итәчәк.
17 июльдә Лениногорскида махсуслаштырылган оешма хуҗасыз этләрне тотачак.
Шулай ук эт хуҗаларына йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга бәйсез җибәрмәскә кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 14 июльдә болытлылык көтелә. Яңгыр.
Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыш 5-10 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр.