Йөкле хатыннарга бердәм пособие

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Лениногорск районындагы СФР клиентлар хезмәте йөкле хатыннарга бердәм пособиегә гариза биргәндә медицина оешмасында йөклелекнең 12 атнасыннан да соңга калмыйча исәпкә басарга кирәклеген искәртә.

Шуны да искәртик: булачак әниләргә бердәм пособие билгеләү өчен төп критерий-комплекслы бәяләү нигезендә билгеләнә торган гаиләнең мохтаҗлыгы.

Бердәм пособие билгеләнергә мөмкин:

- гаиләнең җан башына уртача кереме җан башына бер төбәк яшәү минимумыннан кимрәк, ул 2023 елда ТРда 12 219 сумга тигез;

- милек (гаилә әгъзаларына караган күчемсез милек, җир һәм транспорт) билгеләнгән критерийларга туры килә;

- эшкә сәләтле гаилә әгъзаларының керемнәре яки аларның булмавының объектив сәбәпләре бар.

Булачак әниләргә бердәм пособие суммасы Татарстан Республикасында эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә, ягъни 6 660 сум, 9 989 сум һәм 13 319 сум.

Бердәм пособиегә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International