«Җимермәүче контроль» компетенциясе буенча «Профессионаллар»һөнәри осталык буенча чемпионатында бронза

2023 елның 18 июле, сишәмбе

2023 елда Россиядә Профессионалитет федераль проекты кысаларында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте старт алды. 300дән артык конкурсант һөнәри осталык буенча «Профессионаллар»чемпионатының сайлап алу ярышларында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясый. Лениногорск политехник көллияте укучылары республика командасының приз фондына үз өлешләрен керттеләр.

«Лениногорск политехник көллияте» ГАПОУ укучысы Салахов Рафаэль Марс улы өченче урынны алды һәм «Җимермәүче контроль»компетенциясендә бронза медаль алды.

Безнең призерыбыз белән горурланабыз һәм аңа алга таба да профессиональ казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International