ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

1. "Россия чишмәләре" конкурсында катнашу кысаларында Лениногорск урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан 2 чишмә торгызылган һәм төзекләндерелгән: «Ностальгия» һәм «Дон». Алар Подлесный поселогы һәм Шөгер авыллары янында урнашкан. Алар өчен тавыш бирү дәвам итә, сылтама буенча кереп тавыш биррегә мөмкин: https://vk.com/app7198399_-217442267#poll64fb029b6f44

2023 елның 9-10 сентябрендә «Юность» спорт комплексының шәһәр мәйданчыгында Россиянең городки спортының 100 еллыгына багышланган городки спорты буенча ачык ярышлар узды.

2023 елның 16 сентябрендә Лениногорск районында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкның төрле категорияләрен даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында «Юность» стадионында «Милләтләр кроссы -2023» спорт – массакүләм чарасы узачак, анда уку йортларының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның физик культура коллективлары, шулай ук теләгән һәр кеше катнаша ала.

Кичә, 10 сентябрьдә, республиканың 36 районында муниципаль берәмлекләр депутатларына өстәмә сайлаулар узды.

7 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Мария Исаева тарафыннан Россиянең Хәрби дан көне кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән «Бородино сугышы»дигән тарихи сәгать үткәрелде.


10
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

Бүген Лениногорскида Россиянең өч Герое: якташыбыз Дамир Исламов, казанлы Дамир Гыйлемханов һәм Амур өлкәсендә туган Иван Цевун истәлегенә спорт-массакүләм чаралар узды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

11 сентябрьдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

7 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының «Исток- Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында "Терроризм: вакыйгалар һәм фактлар"дигән видео презентация карадылар.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 9 сентябрьдә Лениногорскида аязучан болытлы.

Яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчү белән 712 м/с, иртән һәм көндез урыны белән 1621 м/с кадәр.

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! 2023 елның 10 сентябрендә «Россиянең өч Герое истәлегенә бокс буенча икенче турнир» спорт-массакүләм чарасы һәм Лениногорск шәһәре командалары белән Мәскәү шәһәренең ZOV командасы арасында футбол матчы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International