Район башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага төп бурычларны билгеләде

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

1. "Россия чишмәләре" конкурсында катнашу кысаларында Лениногорск урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан 2 чишмә торгызылган һәм төзекләндерелгән: «Ностальгия» һәм «Дон». Алар Подлесный поселогы һәм Шөгер авыллары янында урнашкан. Алар өчен тавыш бирү дәвам итә, сылтама буенча кереп тавыш биррегә мөмкин: https://vk.com/app7198399_-217442267#poll64fb029b6f44

2. Халык арасында гриппка каршы прививка кампаниясе башлану турында аңлату эшен дәвам итәргә, Прививка ясау кабинеты поликлиникада  08: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр эшли.  

3. Урып-җыю кампаниясен, басуларны эшкәртүне тәмамлау;

4. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтү.

5. Мәгариф идарәсе начальнигына мәгариф учреждениеләрендәге авырулар турында хәбәр итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International