Лениногорскида Россия Герое истәлегенә бокс буенча 2 нче турнир узды

2023 елның 10 сентябре, якшәмбе

Бүген Лениногорскида Россиянең өч Герое: якташыбыз Дамир Исламов, казанлы Дамир Гыйлемханов һәм Амур өлкәсендә туган Иван Цевун истәлегенә спорт-массакүләм чаралар узды.

Чара Лениногорск җыелма командасы һәм Мәскәү шәһәренең ZOV командасы арасында футбол матчы белән башланды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде, матч 6:6 исәбенә тәмамланды. Таймнар арасында тамашачылар Мәскәүдән Turbo SHOW командасының велошоусын күрделәр.

Аннары «Юность» спорткомлексында бокс буенча турнир башланды. Рингка Россия Федерациясенең өч төбәгеннән илледән артык спортчы чыкты: Татарстан Республикасы, Башкортостан һәм Удмурт Республикасы.

Бу икенче бокс турниры, ул Т-72Б1 танкының герой экипажы өлкән лейтенант Дамир Исламов, ефрейтор Дамир Гыйлемханов һәм рядовой Иван Цевун хөрмәтенә аталган иде, алар Умахсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булганнар. Турнир инде икенче ел Дамирның тренеры – Альберт Сафин инициативасы белән үткәрелә. Ярышларда Россия Федерациясе Геройларының туганнары катнашты.

Турнирда катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков сәламләде.

"Бу турнир боксны популярлаштыру һәм илебез геройларының данын арттыру өчен мөһим. Кешеләрнең аларның батырлыгын истә тотуы, хөрмәт итүе  мөһим», - диде ул.

Ул хәйриячеләргә һәм спонсорларга район территориясендә спорт өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Һәм турнирда катнашучыларның барысына да кызыклы көрәш һәм югары нәтиҗәләр теләде.

Беренче булып рингка яшь спортчылар Ксения Ратникова (Лениногорск) һәм Зөлфия Хазина (Азнакай) чыкты. Көрәш тигез барды, нәтиҗәдә Ксения җиңү белән тәмамланды.

Аннары төрле яшьтәге һәм авырлык категориясендәге егетләр ярышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International