7 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының «Исток- Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында "Терроризм: вакыйгалар һәм фактлар"дигән видео презентация карадылар.
Волонтерлар террорчылыкка каршы көрәшкә шәхси өлеш кертү мөмкинлекләре турында белделәр. Видеопрезентация балигъ булмаганнарга терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген аңларга мөмкинлек бирде.