Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Бородино сугышы»дигән тарихи сәгать узды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

7 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Мария Исаева тарафыннан Россиянең Хәрби дан көне кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән «Бородино сугышы»дигән тарихи сәгать үткәрелде.

Әлеге тарихи сәгатьнең максаты - катнашучыларны Россиянең хәрби тарихы белән таныштыру, үз Ватанына карата мәхәббәт һәм горурлык хисе формалаштыру.

Чара барышында оештыручы балалар алдында тарихи картинаны җанландыру өчен визуаль материаллар белән слайдлар кулланды. Балалар, игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International