Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 7 нче урта мәктәпнең 3 нче сыйныф балалары өчен Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Гаилә белеме» һәм «Батырлык дәресләре» үткәрелде.
19 февральдән Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «Безнең геройларга»акциясе башланды.
Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Галия Урманова Лениногорск шәһәрендә яшәүче Тамара Васильевна Калинаны 95 яшьлек юбилее белән котлады, шулай ук «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»юбилей медален тапшырды.
Татарстан Республикасы территориясендә 21 февральдә һава температурасының -25 -26 градуска кадәр төшүе, аерым районнарда томан көтелә.
Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Быелдан башлап махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр фонд буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана алалар.
Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту, Татарстан һәм үз гаиләң тарихы белән кызыксынуны үстерү, тарихи аң формалаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга тарту максатларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм»республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.
Лениногорск шәһәренең Балалар иҗат йортында Лениногорск районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 27 укучысын «ЮНАРМИЯ»Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына багышлау тантанасы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 20 февральдә һава температурасының -25 градуска кадәр төшүе, аерым районнарда томан көтелә.
Кешеләр теләсә кайсы яшьтә грипп белән авырый, әмма биш яшькә кадәрге балалар катлауланулар барлыкка килү куркынычы югары төркемгә керә.