Кешеләр теләсә кайсы яшьтә грипп белән авырый, әмма биш яшькә кадәрге балалар катлауланулар барлыкка килү куркынычы югары төркемгә керә.
Инфекция йоктыру җиңел һәм тиз бара, бигрәк тә кешеләр күп җыелган урыннарда, шул исәптән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә. Баланы яклау өчен, ата-аналар аның иммунитетын ныгытырга тиеш. Барыннан да элек туклану мөһим.
Балалар рационына ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кузаклылар, сөт продуктлары, йомырка, үсемлек майлары керергә тиеш.
Моннан тыш, даими рәвештә физик активлык, йөреп кайту, сәламәт йокы кирәк. Гриппка каршы вакцинацияне игътибарсыз калдырмагыз.
Прививка авыруның авыр барышын һәм катлауланулар үсешен булдырмый калырга сәләтле. Шәхси гигиена нормалары турында да онытмагыз. Баланы даими рәвештә кулларын сабын белән юарга, чит кешенең шәхси әйберләреннән, аш-су приборларыннан файдаланмаска, көн дәвамында күзләренә һәм авызына кагылмаска өйрәтегез; аңа респиратор этикет сеңдерегез.
Әгәр бала барыбер авырып китсә, аны һич кенә дә мәктәпкә, бакчага яки башка җәмәгать урыннарына җибәрергә ярамый. Ул өйдә булырга һәм урын-җир режимын үтәргә тиеш. Грипп вакытында күп балаларның аппетиты бетә, шуңа да карамастан организмга инфекция белән көрәшү өчен көч кирәк. Шуңа күрә бала менюсына төзәтмәләр кертелергә тиеш.
Рационнан авыр ризыкны алып ташларга һәм җиңел эшкәртелә торган ризыклар һәм витаминнарга, микроэлементларга, үсемлек клетчаткасына бай ризыклар бирергә кирәк. Шулай ук күп эчәргә киңәш ителә. Җылы эчемлекләр: компотлар, морслар, үләнгә һәм җиләккә нигезләнгән чәйләр аеруча файдалы. Авыру булган бүлмәне даими җилләтегез.
Балага даруларны табиб белән киңәшләшмичә генә бирергә киңәш ителми. Барыннан да элек бу антибиотикларга кагыла.
Онытмагыз, алар гриппны дәваламый, аның каравы эчәклек микрофлорасына җитди зыян китерергә мөмкиннәр. Әгәр катлаулану билгеләрен күрсәгез, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.
Табиб Мөхәммәдиева Р.Х. Роспотребнадзор материаллары буенча.