Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 7 нче урта мәктәпнең 3 нче сыйныф балалары өчен Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Гаилә белеме» һәм «Батырлык дәресләре» үткәрелде.
Беренче өлештә балаларга гаиләнең ничек барлыкка килүе һәм борынгы җәмгыятьтән бүгенге көнгә кадәр озын юл үтүе турында сөйләделәр.
Балалар гаилә турындагы мәкальләрнең мәгънәсен ничек аңлаулары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, гаилә турындагы табышмакларга җавап бирделәр, сораулар бирделәр.
ЗАГС органнарының үсеш тарихын, аның хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүен кызыксынып тыңладылар. Быел Лениногорск шәһәре дә юбиляр, 70 еллыгын билгеләп үтте.
Дәреснең Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган икенче өлешендә балалар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр.