Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Галия Урманова Лениногорск шәһәрендә яшәүче Тамара Васильевна Калинаны 95 яшьлек юбилее белән котлады, шулай ук «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»юбилей медален тапшырды.
Тамара Васильевна 1930 елның 20 февралендә Лениногорск районының Горкино авылында туган. Мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлагач, 1950 елда Яңа Писмән район хәрби комиссариатына эшкә урнашып, хезмәт эшчәнлеген башлый.
1952 елның 12 августында Тамара Васильевна кияүгә чыга. 1977 елда ул «Радиоприбор» предприятиесенең Лениногорск филиалына күчерелә һәм анда 1985 елга кадәр эшли. Шуннан пенсиягә чыга.
Тамара Васильевна бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән, оныклары һәм оныкчыклары бар. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1985 елда ул «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук Бөек Ватан сугышы юбилей медальләре белән бүләкләнә.