Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламачылар, алдан язылу буенча, Пенсия фондының территориаль органнарына яки Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза бирә һәм социаль пакет алу хокукын кире кайтара алуларын искә төшерә. Алдан әйтелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Бүген Лениногорскида ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул иттеләр, әлеге чара Лениногорск шәһәренең 65 еллыгын бәйрәм итү белән туры килде. Исегезгә төшерәбез, эстафетага старт 25 июльдә Казанда бирелде.
Бүген Лениногорскида 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында спорт универсаль мәйданчык ачылды.
Бүген Туган якны өйрәнү музеенда юбилярлар-Вәлеевлар династиясен хөрмәтләделәр.
17 август көнне микрорайонда яшәүчеләр өчен 9 нчы ТОС һәм ҖЧҖ «Жилищник»хезмәт күрсәтү оешмасы тарафыннан оештырылган Ишегалды бәйрәме узды.
2020 елның 19 августыннан 02 сентябренә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлегендә балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар" линия эше оештырылды.
18 августта Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәгә керү юлында “Бөтен дөньяны китапханәгә әйләндерәбез” дигән буккроссинг узды. Чара Лениногорск шәһәренең 65 еллыгына багышланды һәм китапханә укучыларының күпсанлы үтенечләре буенча үткәрелде.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 19 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 19 августында төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Минималь һава температурасы төнлә +4..+9˚.
Көндез максималь һава температурасы +13..+18˚