Бүген Лениногорскида ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул иттеләр, әлеге чара Лениногорск шәһәренең 65 еллыгын бәйрәм итү белән туры килде. Исегезгә төшерәбез, эстафетага старт 25 июльдә Казанда бирелде.
Лениногорлылар «Юбилейный» паркында юбилей флагын каршы алды, анда элегрәк спорт фестивале узган иде, шулай ук мәдәният сарае спортчылары һәм артистлары катнашында бәйрәм концерты булды.
Тантаналы өлештә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск халкын әлеге мөһим вакыйга, Лениногорск шәһәренең 65 еллыгы белән котлады, шевронны Лениногорск районы гербы белән беркетте һәм ТАССРның 100 еллыгы флагын символик рәвештә күтәрде.
Шулай ук бәйрәм кунакларына ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров мөрәҗәгать итте.
Аннары Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск муниципаль районы Советының Рәхмәт хатларын Лениногорск шәһәрендә һәм Лениногорск районында физкультура һәм спортны үстерүдәге уңышлары өчен спорт учреждениеләре спортчыларына һәм тренерларына бүләкләү тантанасы үткәрде. Шулай ук Нигъмәтҗановлар гаиләсен Альберт Радек улы һәм Флүра Мәхмүт кызын "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләде.
ТАССРның 100 еллыгы символы шәһәр урамнары буйлап узды, ә лениногорлылар истәлекле фото ясый алды.
Флаг Татарстанның барлык районнары буенча 30 августка кадәр почетлы марафон үтәчәк.