18 августта Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәгә керү юлында “Бөтен дөньяны китапханәгә әйләндерәбез” дигән буккроссинг узды. Чара Лениногорск шәһәренең 65 еллыгына багышланды һәм китапханә укучыларының күпсанлы үтенечләре буенча үткәрелде.
Чарада катнашучылар игътибарына төрле жанрдагы 200дән артык китап тәкъдим ителде: тарихи һәм сәнгати әдәбият, боевиклар һәм фантастика. Шулай ук, бу көнне барлык укучылар шәһәребезнең тарихы һәм мәдәнияте буенча истәлекле буклетлар алдылар.