17 август көнне микрорайонда яшәүчеләр өчен 9 нчы ТОС һәм ҖЧҖ «Жилищник»хезмәт күрсәтү оешмасы тарафыннан оештырылган Ишегалды бәйрәме узды.
Микрорайонда яшәүчеләр өчен бәйрәм программасы оештырылган иде, Лениногорск районы артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады.
Сәламләү сүзләре белән Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул кыскача гына шәһәрнең социаль-икътисади үсеше, алда торган юбилей көннәре турында сөйләде һәм микрорайонда яшәүчеләргә күтәренке кәеф теләде.
Аннары Лениногорск муниципаль районының ТОСларга ярдәм иткәне һәм микрорайон тормышында катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән анда яшәүче Анастасия Толщикова бүләкләнде.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында микрорайонның беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырылды.