Бүген Лениногорскида 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында спорт универсаль мәйданчык ачылды.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәгыйз Санатуллин, мәктәп директорлары, спортчылар катнашты.
«Татарстан - күпсанлы проектлар гамәлгә ашырыла торган уникаль регион. Бүген районыбызда да күп кенә социаль программалар гамәлгә ашырыла, алар безгә заман белән бергә атларга ярдәм итә. Шуларның иң мөһиме - спорт мәйданчыкларын төзү. Республика һәм район җитәкчелеге яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә, һәм без ышанабыз, алар спорт белән шөгыльләнергә өйрәнәчәк, аларның буш вакытлары файдалы булачак", - диде Владимир Друк.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә 2013 елдан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект башланды.
Программаны гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда Лениногорск районында 2 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.
"Мондый спорт корылмаларын төзү үсеп килүче буынга физик яктан да, рухи яктан да үсәргә мөмкинлек бирә, чөнки нәкъ менә спорт безне җаваплы, оешкан һәм дисциплиналы булырга өйрәтә", - дип билгеләде Тимур Кадыйров.
“Бәйрәм” кунаклары спорт мәйданчыгының үсеп килүче буынның сәламәтлеге өчен сыйфатлы эшләвенә, спортчыларыбызга яңа офыклар тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерделәр.
Аннары 1 нче һәм 3 нче мәктәпләр арасында стритбол буенча иптәшләрчә матч узды.