ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 25 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын кабул итүнең IV Бөтенроссия көне узачак. Очрашу мәктәпкәчә белем бирүнең гомуми һәм системалы проблемаларын ачыклауга, идарәчел карарлар кабул итү өчен ата-аналарны, экспертларны һәм хакимият вәкилләрен җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин катнашачак.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 25 сентябрендә партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәләре челтәрендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.

Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә татарстанлыларны онлайн-кабул итү 9:00 сәгатьтән 16:30га кадәр узачак.

Бүген Мәдәният сараенда дүртенче чакырылыш Лениногорск муниципаль районы Советының беренче сессиясе булды.

Бүген мэриянең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Лениногорск шәһәр Советының беренче утырышы узды.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 284сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән урыны белән -2гә кадәр салкыннар көтелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.

Рәссам – педагогларның халыкара форумы-ул сәнгать белеме өлкәсендә ел саен үткәрелә торган иң мөһим вакыйга. Быел, хәлләр аркасында, ул дистанцион форматта узды. Педагоглар әлеге әһәмиятле чарада катнашырга карар кылдылар һәм заманча техник чаралар һәм технологияләр кулланып, эшкә бик теләп тотындылар. Регионнар өчен бу форумда катнашу һәм үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, профессиональ һәм иҗади эшчәнлеген бөтенроссия дәрәҗәсендә бәяләү өчен менә дигән мөмкинлек булды.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Иске Шөгердә шатлыклы вакыйга булды: модульле ФАП бинасы ачылды.Әлеге медпункт бер меңгә якын халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Пациентларны кабул итү һәм тиешле медицина ярдәме күрсәтер өчен медпунктта барлык шартлар да бар.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 23 сентябрендә көндез аязучан болытлы һава көтелә.Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International