Иске Шөгердә фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген Иске Шөгердә шатлыклы вакыйга булды: модульле ФАП бинасы ачылды.Әлеге медпункт бер меңгә якын халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Пациентларны кабул итү һәм тиешле медицина ярдәме күрсәтер өчен медпунктта барлык шартлар да бар.

Әлеге медпункт бер меңгә якын халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Пациентларны кабул итү һәм тиешле медицина ярдәме күрсәтер өчен медпунктта барлык шартлар да бар.

Бүген ФАП ачылу тантанасына шушы авылда туып-үскән, татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинованың кайтуы да сөенеч өстенә сөенеч булды. Илсөябез ФАП территориясенә күпьеллык үләннәр һәм агачлар үсентеләре алып кайткан һәм үсентеләрне утыртуда үзе дә катнашты.

Шулай ук кунаклар медпункт территориясенә туя агачлары да утырттылар.

Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров, Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова һәм авыл халкы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International