Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
Ялгыз яшәүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү кысаларында, шулай ук «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Волонтер» үзәге чаралары планын гамәлгә ашыру максатында волонтерлар көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча акция үткәрделәр. Йортларны җыештыру буенча Демидова Раиса Анатольевнага ярдәм күрсәтелде. Инде ничә ел рәттән волонтерлар координатор белән бергә, үзләре генә яшәүче гражданнарга өй җыештырырга: идәннәрне һәм тәрәзәләрне юарга, чүп-чарны чыгарырга, келәмнәр кагырга ярдәм итәләр.
1️. Ресурс төркеме
Проектның җитәкчесе - Табунова Лилия-кабул итү бүлмәсе әнисе, "тигезлек" форматында "игелек арифметикасы" БФ тренингы
Профилактика чаралары һәм ОРВИ авыруларыннан үзеңне ничек сакларга?
Җитмештән артык автомобильче катнашты. Лениногорскида автотавыш буенча төбәкара ярышлар узды.
"Татнефть" компаниясенең белем бирү проекты кысаларында Шөгер мәктәбе укучылары Нефть музеенда булдылар…
Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе шимбә, 26 сентябрьдә узачак. Быелгы диктантның үзенчәлеге: аны онлайн да язып булачак.
оссия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.
21 сентябрьдә Лениногорск районы авыл җирлекләрендә беренче оештыру сессияләре үтте.Сессияләр нәтиҗәсендә, өч авыл җирлегендә авыл башлыкларының яңалары сайланды.
Бүген, 21 сентябрьдә, Лениногорск муниципаль районында җылыту сезоны башланды. Әлеге карарга муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе З.Г. Михайлова кул куйды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 21 сентябрендә көндез: алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 22 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96