Шәһәр Советы депутатлары шәһәр мэрын сайлады

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Лениногорск шәһәр Советының беренче утырышы узды.

Утырыш эшендә ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рамил Төхвәтуллин, Ринат Шәфигуллин, республика Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, шәһәр Советы депутатлары, район Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, мактаулы гражданнар һәм ветераннар, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгын, Лениногорск шәһәре мэрын сайлау иде.

Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов ТР Президенты исеменнән депутатларга Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына кандидат, шәһәр мэры – Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улын тәкъдим итте. 5 нче, 9 нчы сайлау округлары депутатлары Ирек Билалов һәм Рамил Гарипов тәкъдим ителгән кандидатны хуплау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Утырыш барышында Лениногорск шәһәр Советы депутатларын яшерен тавыш бирү юлы белән Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры итеп бертавыштан Рәгать Хөсәенов сайланды.

Үз чыгышында Рәгать Галиәгъзәм улы, халыкның яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, Икътисад, Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын үстерү эшчәнлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе дип санавын билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, депутатларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен барлык көч һәм белемнәрен куярга вәгъдә итте.

Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә-шәһәр башлыгы урынбасарын сайлау. Депутатлар Гөлфирә Рафикова кандидатурасын күпчелек тавыш белән хупладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International