Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы башлыгы итеп сайланды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген Мәдәният сараенда дүртенче чакырылыш Лениногорск муниципаль районы Советының беренче сессиясе булды.

Сессия эшендә ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Шәфигуллин һәм Рамил Төхвәтуллин, ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре, район Советы депутатлары, район Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, мактаулы гражданнар һәм ветераннар, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Сессиянең төп мәсьәләсе Лениногорск муниципаль районы башлыгын сайлау булды.

Көн тәртибе буенча, төп мәсьәләне карау алдыннан, Татарстан Республикасы Президентын, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Лениногорск муниципаль районы башлыгын, совет рәисен сайлау мәсьәләсе буенча Нурислам Хәбипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, ТР Президенты исеменнән район башлыгы вазыйфасына Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улы кандидатурасы тәкъдим ителгән. «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары исеменнән 7 нче Керкәле сайлау округы депутаты Айдар Хисмәтуллин чыгыш ясады, район халкы исеменнән Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова чыгыш ясады – алар барысы да Рәгать Хөсәенов кандидатурасын район башлыгы вазифасына бертавыштан хупладылар.

Җыелучыларга җавап сүзе белән район башлыгы вазыйфасына кандидат Рәгать Хөсәенов мөрәҗәгать итте. «Ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм, моны сезнең, шәһәр һәм район халкы алдында зур җаваплылык буларак кабул итәм. Башкарылган эшләр-ул инде тарих. "Без янә юл башында»,-диде ул һәм республика җитәкчелегенә, «Татнефть» компаниясенә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча район депутатлары бертавыштан Лениногорск муниципаль районы башлыгы итеп Рәгать Хөсәенов сайланды. Шуннан соң Рәгать Галиәгъзәм улы ант бирде һәм ышаныч белдерүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм сессияне алып баруын дәвам итте.

Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә-Лениногорск муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау. Депутатлар Сергей Тимаков кандидатурасын күпчелек тавыш белән хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International