Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Казан» агросәнәгать паркында Яңа ел алды ае дәвамында сәүдә мәйданын арендалау нибары 1 сум тәшкил итә, тагын - ветеринария контроле дә бушлай гамәлгә ашырыла.
16 декабрьдә Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез урыны белән кар булачак. Җил көньяктан көньяк-көнбатышка секундына 6-11 метр тизлектә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Ләйсән Морадымова «Лениногорск политехник көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен Zoom режимында лекция укыды. Сорауларга шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова да җавап бирде.
Татарстан Республикасы Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе агымдагы елның уртасыннан "Инвалид" автомобиль тамгасыннан файдаланучы гражданнарга инвалид яки инвалид бала йөри торган транспорт чарасы өчен бушлай парковка алырга рөхсәт рәсмиләштерергә, дәүләт хезмәтләре порталында, федераль инвалидлар реестры сайтында яки шәхсән КФҮтә шәхси кабинет аша онлайн рәсмиләштерергә кирәклеген искәртә.
Балачак унъеллыгы кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина «Zoom» кушымтасы ярдәмендә викторина үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагында булган 10 балигъ булмаган бала катнашкан.
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Tobertan)» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында белгечләре 2020 елның 15 декабреннән 21 декабренә кадәр балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яңа бүләкләр сайлап алу буенча гражданнарга тематик консультация үткәрә.
Бүген безнең районга Татарстанның 9 районыннан вәкилләр килде. Авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау һәм киләсе чәчүгә әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды.
15 декабрьдә Лениногорскида алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяктан секундына 5-10 метр тизлектә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 15 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Дарья Кузьмина һәм Рәсимә Вахитова эшкә урнашмаган гражданнар белән очрашу уздырдылар.