1 гыйнвардан инвалидлар өчен ташламалы парковка ФРИ мәгълүматлары нигезендә гамәлдә булачак

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе агымдагы елның уртасыннан "Инвалид" автомобиль тамгасыннан файдаланучы гражданнарга инвалид яки инвалид бала йөри торган транспорт чарасы өчен бушлай парковка алырга рөхсәт рәсмиләштерергә, дәүләт хезмәтләре порталында, федераль инвалидлар реестры сайтында яки шәхсән КФҮтә шәхси кабинет аша онлайн рәсмиләштерергә кирәклеген искәртә.

Агымдагы елның июленнән ташламалы парковкадан транспорт чарасы турында мәгълүматларны федераль инвалидлар реестрына кертү юлы белән генә алырга мөмкин.

Бушлай парковка өчен рөхсәтне беренче яки икенче төркем инвалид идарә итә торган яисә аны, шул исәптән инвалид баланы йөртә торган автомобильгә рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай ук түләүсез парковка мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән өченче төркем инвалидларына бирелә.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International