Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Ләйсән Морадымова «Лениногорск политехник көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен Zoom режимында лекция укыды. Сорауларга шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова да җавап бирде.
2020 елның 1 июленнән Россия Федерациясенең бөтен территориясендә аяк киеменә мәҗбүри маркировка кертелә. Ягъни 1 июльдән аяк киемен маркировкасыз җитештерү һәм импортлау, шулай ук күпләп һәм ваклап сату тыела. Җитештерү, импорт, күпләп һәм ваклап сату турында мәгълүматларны «Гадел билге»маркировкалау системасына тапшыру зарур.
2024 елга барлык җитештерүчеләр дә «Гадел билге» системасында чагылыш табачак һәм контроль-идентификация билгесе (КиЗ) белән эшли башлаячак. Маркировканың уникаль коды ярдәмендә товарны кабул иткән яки төяп җибәргән конкрет хезмәткәрнең фамилиясен белергә мөмкин. Әгәр мәгълүматлар аяк киемен ваклап сатучы оешмалар яки шәхси эшмәкәрләр тарафыннан бирелмәсә, сатып алучыларның шикаятьләре булырга мөмкин. Моның өчен махсус мобиль кушымта эшләнгән. Сатучыга «Гадел билге»системасында шикаять бирелә. Аннары ул каралырга тиеш һәм контроль-күзәтчелек органнарына тапшырыла. Шул ук вакытта мондый гамәлләр өчен хуҗалык итүче субъектларны административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.12 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту, шулай ук административ хокук бозу предметларын конфискацияләү каралган.