Лениногорск районында техниканы ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бүген безнең районга Татарстанның 9 районыннан вәкилләр килде. Авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау һәм киләсе чәчүгә әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазифаларын башкаручы Илнар Габбасов семинарда катнашты. Пленар өлештә районнарның авыл хуҗалыгы идарәләреннән механизация буенча консультантлар чыгыш ясады. Алар үз районнарындагы авыл хуҗалыгы техникалары торышы белән таныштырды.

Соңыннан Илнар Габбасов техникаларны ремонтлау буенча эшне көчәйтергә кушты. Завод дилерлары бу очракта уңайлы тәкъдимнәр дә кертә, диде. “Алдан броньлау” программасы турында әйтеп узды. Бу очракта җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы машиналарын 2020 елгы бәя белән отсрочка белән 2021 елның сентябренә кадәр тәкъдим итәләр.

Семинарның практик өлеше “Сатурн-Урал” хуҗалыгының машина-трактор паркында үтте. Җәмгыятьнең башкарма директоры Зөлфәт Төхвәтуллин парктагы техникалар белән, аларны ремонтлау барышы белән таныштырды. Әлеге хуҗалыкта ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча мастерскойда ремонт эшләре үткәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International