«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Дарья Кузьмина һәм Рәсимә Вахитова эшкә урнашмаган гражданнар белән очрашу уздырдылар.
Чараның максаты – гражданнарга социаль контракт нигезендә-авыр тормыш хәлен җиңү өчен гаиләләргә ярдәм итүнең бер формасы буларак, дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү мәсьәләсе турында мәгълүмат җиткерү. Чарада 10 кеше катнашты.
Мәгълүмат бирү индивидуаль диалог формасында төзелде. Катнашучыларны түбәндәге сораулар кызыксындырды: социаль контрактны рәсмиләштерү өчен нигезләр, социаль адаптация программасында каралган чаралар, әлеге ярдәм алганда җаваплылык.
Әлеге очрашу нәтиҗәсендә очрашуда катнашучылар алынган мәгълүматны актив рәвештә тикшерделәр, барлык бирелгән сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Соңыннан белешмәлекләр тапшырылды.