2020 елның 28 декабрендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток - Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова социаль хезмәт алучылар белән zoom кушымтасы ярдәмендә мәгълүмати очрашу оештырды. Әлеге чарада 5 хатын-кыз катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 30 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2020 елның 28 декабрендә 12 нче ТОС микрорайонында балалар өчен «Яңа ел килә" дип исемләнгән Яңа ел чарасы узды. Кар Кызы һәм Кыш бабай белән балаларны күңелле уеннар белән каршы алды. Сихерче барысын да сихерләргә тырышса да, әкияти Кыш Бабайга вакытында бәйрәмдә катнашырга, балалар белән уйнарга һәм татлы бүләкләр тапшырырга берни дә комачауламады.
Мәдәният сараенда Лениногорск муниципаль районы Башлыгының чыршысы үтте.
Анда-уку отличниклары, яшь спортчылар, артистлар, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, балалар йортында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде.
Лениногорск районында декабрь уртасыннан бирле 4 янгын булды, аларда 4 кеше һәлак булды һәм икесе зыян күрде.
29 декабрьдә Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез.
Күркәм традиция-тыл хезмәтчәннәрен тормышы, әһәмиятле вакыйгалар белән котлау-безнең шәһәрдә дәвам итә. «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәтләр алучы Әблязова Нәкыя Ширияздан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Лениногорск политехник көллияте базасында «Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе психологлары хокук бозуларны профилактикалау буенча «Әйләнештән чыгу» проектын тормышка ашыруны төгәлләделәр.
17 декабрьдә "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия ирекле акциясе старт алды. Анда катнашучылар-ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм 60 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге өлкән кешеләр, яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә яшәүче 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар .