Лениногорск районында декабрь уртасыннан бирле 4 янгын булды, аларда 4 кеше һәлак булды һәм икесе зыян күрде.
Хөрмәтле лениногорскилылар! Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, көнкүрештә гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.
Тәмәке тартучыларга урын өстендә, бигрәк тә исерек хәлдә, тәмәке тартуның аеруча куркыныч булуын белергә кирәк.
Еш кына аерым затларның теләсә-кая шырпы ташлавын, тәмәке тартуын күзәтергә мөмкин.
Фаҗигадән котылу өчен, тәмәке тартканда гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез:
- Исерек килеш тәмәке тартмагыз;
- Җиңел ялкынсынучы һәм янучан сыеклыклар янында тәмәке тартмагыз;
- Шырпыны теләсә кая ташламагыз, тәмәке тартмагыз;
- Һичшиксез, шырпы һәм тәмәке төпчекләренең сүнеп бетүенә ышаныгыз;
- Шырпы, зажигалка, тәмәкене балалар ала алмаслык урында гына саклагыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.