2020 елның 28 декабрендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток - Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова социаль хезмәт алучылар белән zoom кушымтасы ярдәмендә мәгълүмати очрашу оештырды. Әлеге чарада 5 хатын-кыз катнашты.
Максаты: гражданнарга «Демография»милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында каралган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү.
Мәгълүмати-аңлату эшләре барышында мәгълүмати очрашуда катнашучыларга бала туганда законда каралган социаль ярдәм чаралары, компенсацион түләүләр, шулай ук сабый туганда гаиләнең финанс йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән өстәмә кызыксындыру чаралары турында аңлатмалар бирелде.