Лениногорск политехник көллияте базасында «Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе психологлары хокук бозуларны профилактикалау буенча «Әйләнештән чыгу» проектын тормышка ашыруны төгәлләделәр.
Әлеге проект 1 һәм 2 курс студентларына исәпләнгән, хокук бозуларны профилактикалау буенча яшьләр белән төрле чаралар үткәрергә мөмкинлек биргән.
Психологлар авыр тормыш хәлендә булган яшьләрнең социаль адаптациясенә һәм социаль интеграциясенә ярдәм иттеләр, тискәре факторларны ачыклау нигезендә тәрбия-профилактик эш алып бардылар. Белгечләр диагностика процедуралары үткәрделәр һәм яшүсмерләрне дезадаптацияләүнең сәбәпләрен ачыкладылар.
Аннары психологлар лекцияләр, яшьләр белән дәресләр үткәрделәр, уңышлы социаль адаптация һәм яшүсмерләрнең үз эмоциональ хәленә, үз-үзләрен тотышына җаваплы караш формалаштыруга ярдәм итте.
Профилактик дәресләр кысаларында күп кенә балаларда катнашучыларның шәхси параметрлары үзгәрде, төрле аралашуда үз-үзеңне бәяләү һәм стрессларга каршы торучанлык артты, агрессия дәрәҗәсе кимеде. Аларга психологлардан киләчәккә, тискәре халәтләргә һәм девиант тотышларга юл куймау буенча киңәшләр бирелде.
Гомумән, проект уңышлы гамәлгә ашырылды, барлык куелган максатлар һәм бурычлар үтәлде. «Лениногорск политехник көллияте» ДБББУ җитәкчелегенә проектны тормышка ашыруда тыгыз хезмәттәшлек һәм булышлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә.