Яшь лениногорскилылар Лениногорск районы башлыгы чыршысында булдылар

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Мәдәният сараенда Лениногорск муниципаль районы Башлыгының  чыршысы үтте. 

Анда-уку отличниклары, яшь спортчылар, артистлар, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, балалар йортында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде.

Бәйрәм өч этапта узады: 9:00, 12:00 һәм 15:00 сәгатьтә.

Яңа ел әкиятен тәкъдим итү алдыннан Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык катнашучыларны котлап, аларга барлык өлкәләрдә дә уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде. Шуннан соң А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театры артистлары «Яңа ел әкияте»дип аталган тамаша күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International