Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә медиа бәйлелекне профилактикалау буенча эш

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

21 гыйнвар көнне Лениногорскның «Исток-Башлангыч» үзәгендә медиа бәйлелекне профилактикалау буенча чара узды. Аның максаты-куркынычсыз Интернет төшенчәсен һәм медиапуллану культурасын формалаштыру.

Дәрес барышында балигъ булмаган балалар компьютер уеннарының зарарлы нәтиҗәләре белән таныштылар, Интернетта кулланучыларны сагалап торучы куркынычлар турында белделәр һәм бу алардан ничек котылырга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Чарада 12 балигъ булмаган бала социаль хезмәт алучылар катнашты

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә медиа бәйлелекне профилактикалау буенча эш системалы рәвештә алып барыла: хокук бозуларны профилактикалау буенча балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясе гамәлгә ашырыла. Технологиянең максаты-заманча мәгълүмати-коммуникатив мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү юлы белән балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру. Әлеге технология кысаларында модульләр буенча дәресләр, төрле чаралар һәм лекторийлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International