Ана сертификатын алуга хәзер биш эш көненнән артык булмаган вакыт бирелә

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Яңа 2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның акчаларын файдалану тизрәк бара. МСК сертификатын бирүгә хәзер элеккеге унбиш көн урынына биш эш көненнән дә артмый, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерүгә бер ай урынына ун эш көненнән дә артмый.

Аерым очракларда программа буенча яңа сроклар артырга мөмкин. Әйтик, әгәр ведомстволар ПФР запрослары буенча мәгълүматларны вакытында тапшырмасалар, сертификатны унбиш эш көне эчендә рәсмиләштерергә рөхсәт ителә. Әгәр ведомство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны һәм белешмәләрне тапшырмаса, акчалар белән эш итү турындагы карар егерме эш көне эчендә кабул ителергә мөмкин.

Срокларны кыскарту ана капиталы программасын үстерүдә тагын бер адым булды. Элегрәк гаиләләр финанс ярдәмен тизрәк алып кына калмыйча, капиталны рәсмиләштерүгә көч түкмәсен өчен, Пенсия фонды МСК сертификатларын актив рәвештә бирә башлаган иде. Бала туганнан соң, сертификат автомат рәвештә, гаилә, өстәмә адымнарны узып, үзе сайлаган максатларга акча җибәрә алсын өчен, гаризасыз рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәк булганның барысын да фонд мөстәкыйль эшли.

Колл-үзәкнең бушлай номеры 8(800) 600-03-57.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International