Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә бу атнада беренче игезәк балалар тууы теркәлде.
Никольский Артем Евгеньевич һәм Анастасия Александровна гаиләсендә икеләтә бәхет! Берьюлы ике малай – Лев һәм Владислав туды. Бу зур гаиләгә тыныч күк йөзе телибез, малайлар әти-әниләрен, якыннарын сөендереп үссеннәр.