2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
«Логос" психологик-педагогик ярдәм үзәге» МБУ белгечләре һәм волонтерлары Космонавтика көненә багышланган чаралар үткәрделәр.
12 апрельдә илебез космонавтика һәм авиация көнен билгеләп үтә.
Бу көннәрдә Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган чаралар уза. "Космос турында хыяллар" Бөтенроссия онлайн-акциясенә шәһәр һәм районның барлык китапханәләре кушылды. Китапханәчеләр социаль челтәрләрдәге үз битләрендә укучыларның иҗади эшләре белән постлар урнаштырдылар: рәсемнәр, коллажлар, космос турында плакатлар, кул эшләре, фоторәсемнәр, видеоязмалар һәм башкалар.
Бүген Яңа Чишмә районы Покровка авылында туган шәһәрдәшебез Кузьмичев Иван Яковлевич һәм Түбән Чыршылы авылында туып-үскән Фәрхетдинова Аклимә Сөнгатулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
11 апрельдә Әлмәт шәһәрендә ТР көньяк-көнчыгышының спорт тормышында сизелерлек вакыйга булды-бердәм хоккей лигасының 3 нче сезонын ябу узды.
Быелның 10 февраленнән Россия Федерациясе Җинаять кодексының «Яла ягу» маддәсе яңа редакциядә бәян ителде.
12 апрель көнне Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова Космонавтика көнен бәйрәм итү көнендә балигъ булмаганнарның Бөтенроссия челленджында катнашуы оештырды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Лениногорск районы Башлыгының «Экологик икеайлык турында» гы боерыгы нигезендә, 10 апрельдә шәһәр ТОСлары бердәм рәвештә шимбә өмәсенә чыктылар. Иртәнге сәгать 8дә үк Шашин ур., 6, Лермонтов ур., 17,18,19, Чайковский ур., 8 йортта яшәүчеләр үз ишегалларын җыештырырга чыкты.
2021 елның 10-11 апрелендә Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә тренерлар Л истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 11 регионыннан 300 спортчы катнашты.