2021 елның 10-11 апрелендә Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә тренерлар Л истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 11 регионыннан 300 спортчы катнашты.
3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлекчәсе спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм өйләренә бер алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар. Ярышларның үз авырлык категориясендә Илюхин Егор җиңүче булды. Икенче урынны Мингазов Альберт яулады. Бердников Кирилл бронза медаль яулады. Җиңүчеләрне һәм призерларны һәм тренерларны Лущиков Руслан Сергеевич һәм Майоров Владимир Алексеевич ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары телибез.