12 апрельдә илебез космонавтика һәм авиация көнен билгеләп үтә.
Бу көннәрдә Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган чаралар уза. "Космос турында хыяллар" Бөтенроссия онлайн-акциясенә шәһәр һәм районның барлык китапханәләре кушылды. Китапханәчеләр социаль челтәрләрдәге үз битләрендә укучыларның иҗади эшләре белән постлар урнаштырдылар: рәсемнәр, коллажлар, космос турында плакатлар, кул эшләре, фоторәсемнәр, видеоязмалар һәм башкалар.
Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче урта мәктәп укучылары өчен «Ерак дөньяларга ракеталар очалар» дип исемләнгән белем һәм ачышлар сәгате үткәрделәр.
Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Космонавт булу өчен, бик күп белергә кирәк» дип исемләнгән әдәби уен узды.
Космонавтика көненә багышланган чаралар шулай ук Куакбаш, Иске Кувак, Зеленая Роща, Түбән Чыршылы, Подлесный, Сугышлы, Урдалы, Подлесный, Иске Писмән, Яңа Чыршылы авыл китапханәләрендә үткәрелде.