Шәһәр территориаль иҗтимагый үзидарәләре шимбә өмәсенә чыктылар

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Лениногорск районы Башлыгының «Экологик икеайлык турында» гы боерыгы нигезендә, 10 апрельдә шәһәр ТОСлары бердәм рәвештә шимбә өмәсенә чыктылар. Иртәнге сәгать 8дә үк Шашин ур., 6, Лермонтов ур., 17,18,19, Чайковский ур., 8 йортта яшәүчеләр үз ишегалларын җыештырырга чыкты.

Гагарин урамы, 33, Шашин урамы, 52, Вахитов урамы, 3 һәм 5, Булгаков урамы, 18 нче йортларда яшәүчеләр иртәнге сәгать 10нар тирәсендә эшкә тотынды.

1,3,5,12 нче ТОС лар хосусый сектор активистларын Широкая, Заречная, Девонская, Володарский Тыкрыгы урамнары территорияләрен җыештырырга чакырдылар.

Эш фронты һәркайда бер үк иде - территорияне чүп-чардан арындыру, 24 апрельдә узачак төп өмәгә әзерлек булды бу!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International