Җәй-ачык һавада балалар өчен аттракционнар сезоны, ул балаларны да, ата-аналарны да җәлеп итә.Еш кына халыкка мондый хезмәтләр күрсәтүче аттракционнарның хуҗалары, килүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, хезмәт куркынычсыз булсын өчен тиешле чаралар күрмиләр. Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте аттракционнарга дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр бирде.
2021 елның 2 июненнән 20 июненә кадәр Татарстан Республикасында аттракционнарны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау максатыннан «Аттракцион» профилактик операциясе үткәрелә. Чара юридик затлар һәм эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез генә аттракционнарны рейдлы карау рәвешендә башкарыла. Тикшерү барышында Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы аттракционнарның техник торышын, аларны куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен үтәвен тикшерә.
Хокукый актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуларны ачыклаган очракта, инспекторлар мондый хокук бозуларны кисәтү буенча чаралар күрә.