Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында «ЛМХПК» ДАҺББУ студентлары арасында «Ниятләр бердәмлеге»дип аталган төркемле дәрес узды.
Бу чара яшьләр арасында бердәмлек рухын үстерүгә, туган телне, мәдәниятне һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итте. Дәрестә бер-береңә ярдәм итү, бер-береңә карата толерантлык һәм бердәмлек белән бәйле төрле күнегүләр уйнатылды. Балалар үзләренең туган телләренең белемнәрен һәм уңай күнекмәләрен күрсәттеләр.